+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җыр булган җирдә һәрчак бәйрәм!

Яңавыл районы “Мәдәни шимбә” Бөтенрусия акциясенә кушылды.

Җыр булган җирдә һәрчак бәйрәм!
Җыр булган җирдә һәрчак бәйрәм!

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе – мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләрнең санын арттыру. Шушы җәһәттән Яңавыл районында да төрле чаралар оештырыла.


11 сентябрьдә яңавыллылар “Мәдәни шимбә” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Мәйданчыкларда бәйрәм концертлары һәм тематик чаралар узды.

Яңавыл шәһәренең чыршы мәйданында ретро-концерт булды. Вокалчылар һәм халык коллективлары 40-80нче елларның ретро-җырларын башкарды. Теләүчеләр сәхнәдә үзешчән сәнгать артистлары белән бергә чыгыш ясый алды.



Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашлыгында концерт узды. Аның программасында илебез һәм чит ил авторларының җырлары, халык, шулай ук төрле жанрдагы һәм юнәлешләрдәге үзенчәлекле музыка әсәрләре яңгырады.



Туган якны өйрәнү музеенда “Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Музейга килүчеләр өчен түбәндәге күргәзмәләр тәкъдим ителде: “Гасырлар көзгесендә милли костюм”, “Фән корифейлары”, “Барысы да мәхәббәттән башлана”, “Фотосурәтләрдә һәм документларда сугыш еллары тарихы”, “СССРда”. Аларда ретро-күргәзмәләр, Яңавыл районының археология һәйкәлләре буйлап экскурсия үткәрелде, шулай ук музейның күргәзмә заллары ачылды.
Мәсәгуть авылында авыл халкы башлангычы һәм ярдәме белән авыл мәдәният йортының 45 еллыгына багышланган “Үткәннәрне барлыйбыз, үткәннәрне данлыйбыз!” дигән чара үтте.



"Бу көнне сәнгать күп кенә яңавыллыларны берләштерде. Без төрле буын, мәдәният һәм гореф-гадәтләр вәкилләрен бергә җыйдык. Һәм бу - яхшы башлангыч. Җыр, музыка булган җирдә һәрчак бәйрәм була!" - диде Яңавыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Гәүһәр Миндиярова.

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: