+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа районында «Үсеш нокта»лары ачылды

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Уфа районында 2021 елда Нижегородка, Дорогино, Чесноковка, Йоматау һәм Кызыл Яр авылы гомуми белем бирү мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле үзәкләр ачылды.

Уфа районында «Үсеш нокта»лары ачылды
Уфа районында «Үсеш нокта»лары ачылды

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә эшләүче педагоглар «Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәгариф хезмәткәрләренең дәүләт сәясәтен һәм һөнәри үсешен гамәлгә ашыру академиясе»ндә (Мәскәү шәһәре) оештырылган квалификация күтәрү курсларында укулар узды һәм «Биология», «Химия» һәм «Физика» фәннәре өлкәләрендә үз компетенцияләрен арттырды.

Матди-техник базаны модернизацияләү максатында мәктәпләр санлы укыту лабораторияләре препаратлар һәм реактивлар белән тәэмин ителгән, практик һәм лаборатория эшләре, блок программалаштыру практикасы өчен конструкторлар, механика һәм робот-техника буенча белем бирү җыелмалары белән җиһазландырылган.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: