+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Умартачылыкны үстерү мөһим

Тиздән Уфада моңа багышланган Халыкара чара үтәчәк.

Умартачылыкны үстерү мөһим
Умартачылыкны үстерү мөһим

Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә умартачыларның халыкара онлайн-симпозиумына багышланган брифинг үтте. Ул Уфада 20-21 сентябрендә узачак. Чара спикерлары республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Умартачылык ассоциацияләренең халыкара федерациясе генеральный секретаре Риккардо Джаннони-Себастианини (онлайн), "Алтын Солок" республика умартачылык продукциясен яклау һәм үстерү буенча төбәкара үзәк" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы директоры Марат Хәсәнов һәм Русия Фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәге бөҗәкләрнең биохимия һәм адаптивлык лабораториясе мөдире Алексей Николенко булдылар. Алар умартачылык буенча онлайн-симпозиум һәм Апимондия конгрессы, республикада, илдә һәм дөньяда умартачылыкның торышы турында мәгълүмат белән уртаклашты, журналистларның сорауларына җавап бирде.

- Онлайн-симпозиум - бөтен дөньядан коллега-умартачылар аралашу өчен менә дигән мәйданчык, - диде Илшат Фазрахманов. - Биредә һәр умартачы, әйдәп баручы дөнья экспертлары, галимнәр белән аралашудан, тармакның практика узучы белгечләре белән аралашудан зур гамәли файда алырга, үзе өчен алга таба үсеш стратегиясен билгеләргә мөмкин, - диде Илшат Фазрахманов.

Чарада билгеләнүенчә, умартачылыкны үстерү республикада "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда да зур урын алып тора.

 

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: