2013 елдан база берләштерелгән металлургия компаниясе составына керә. Аның президенты Наталья Еремина заводта 1 170 кеше эшләвен сөйләде. Предприятие 6 меңнән артык төрдә продукция җитештерә: төрле маркадагы корычлардан торбалар арматурасы, саклагыч клапаннар һәм алар өчен җайланмалар, затворлар һәм башкалар.
2019 елдан хезмәт коллективы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша. «Остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре» конкурсы нәтиҗәләре буенча базаларның илкүләм проектында катнашучылар арасында ул республикада өченче урынны алды. Бүләкләү тантанасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы кысаларында узды.
– Завод үсә, нефть торбаүткәргечләре өчен катлаулы задвижкалар чыгара, - диде Наталья Еремина. - Без эшләнмәләр җитештерү күләмен арттырырга тырышабыз. Җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион проект әзерләдек.
Әзер продукцияне сату киңәшмәнең мөһим темаларының берсе булды.
– Без сату күләмнәренең кимүенә юл куймаска һәм, нәтиҗәдә, хезмәткәрләр саны кимүгә юл куймаска тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы чираттагы «Сәнәгать сәгате"ндә Благовещен арматура заводын үстерү перспективаларын җентекләп карарга кушты.
Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә Благовещенга сәфәренә багышланган эчтәлекле пост та урнаштырган. Аны түбәндәге сылтама буенча укыгыз: vk.com/wall413272232_695199
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145554.html