-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар

Матурлык өчен тавыш бир!

Уфаның сайлау участокларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проекты кысаларында рейтинглы тавыш биру бара.

Матурлык өчен тавыш бир!

Уфалылар киләсе елда кайсы җәмәгать киңлекләренең төзекләндереләчәген сайлый ала. Сайлау участокларыннан чыкканда волонтерлар төзекләндерү таләп ителгән территорияләрне билгеләп үтәргә тәкъдим итәлә.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә Орджоникидзе районындагы Дан бульвары (аның янәшәсендәге территория белән) һәм Муса Гәрәев исемендәге сквер; Калинин районының «Инорс» бистәсендәге Мушников урамы һәм “Теплое” күле янындагы территория; Орджоникидзе районындагы «Нефтехимик» мәдәният һәм ял паркы; Дим районындагы «Дим» мәдәният һәм ял паркы катнаша.

Берьюлы берничә вариантны билгеләп үтәргә була.
19 сентябрьгә кадәр 11.00-14.00 сәгатьләрдә тавыш бирергә мөмкин.

Фото: ufagrad.info

Автор:Ләйсән Якупова