+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа буын китапханәсе ачылды

Кичә Күгәрчен районының Морак авылында модельле китапханә ачу тантанасы булды.  

Яңа буын китапханәсе ачылды
Яңа буын китапханәсе ачылды

Бу аның «Мәдәният» гомумдәүләт проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Гомумдәүләт проекты матур дизайнлы, уңайлы, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану мөмкинлеген үз эченә алган модель авыл китапханәләре төзүне күздә тота.

Заманча җиһазлар белән тәэмин ителү нәтиҗәсендә үзәк район китапханәсе хәзер, күпфункцияле яңа буын учреждениесе буларак, башка форматта эшли башлый. Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен пандус, чакыру төймәсе, махсус навигация чаралары урнаштырылган.

Тантаналы чарада Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев катнашты. "Китапханә уку өчен кызыклы китап алырга мөмкин булган урынга гына түгел, ә үсеш һәм аралашу үзәгенә дә әверелде», - дип билгеләп үтте ул.

Хәзер биредә һәр кешегә китап укырга һәм аралашырга гына түгел, ә музыка тыңларга, кино карарга, өстәл уеннары уйнарга, ял итәргә, кызыклы лекция тыңларга, осталык дәресенә барырга да мөмкинлек бар.

Китапханә тарафыннан мультимедиа уен җиһазлары: интерактив өстәл һәм глобус, комлык, виртуаль чынбарлык шлемы, мультстудия сатып алынды. Аларның һәркайсы үзенчә кызыклы. Мультстудиядә эшләп, балалар үз роликларын иҗат итә, әкиятләр эшли, геройларны яңгырата, үз тарихларын сөйли, вак моториканы, иҗади сәләтләрне, игътибарны, хәтерне үстерә ала.
Яңа буын модель китапханәсен ачу авылда һәм районда зур вакыйга булды.

Фото: ufa.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: