+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Приютово мәктәбендә "Үсеш ноктасы" ачылды

Бу Башкортстанда «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Приютово мәктәбендә "Үсеш ноктасы" ачылды
Приютово мәктәбендә "Үсеш ноктасы" ачылды

Шушы көннәрдә Приютово поселогының 5нче урта мәктәбе базасында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» ачылды. Хәзер укучылар яңа санлы лабораторияләрдә химик тәҗрибәләр яки биологик тикшеренүләр үткәрә ала.

- Ышанам ки, бу диварларда Бәләбәй районына кирәкле булачак табиблар, фармацевтлар, талантлы галимнәр һәм башка профессионаллар формалашачак, - диде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев. - Балаларга - яңа программаларны мавыктыргыч итеп үзләштерүне, иҗади ачышлар һәм казанышлар, ә педагогларга илһам һәм иҗади күтәрелеш телим.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Үсеш ноктасы»нда эшләү өчен мәгариф учреждениесе педагоглары квалификация күтәрү курслары узган.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: