+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Агыйдел мәктәпләрендә санлы белем бирү мохите булдырыла

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтарыла.

Агыйдел мәктәпләрендә санлы белем бирү мохите булдырыла
Агыйдел мәктәпләрендә санлы белем бирү мохите булдырыла
Заманча җиһазлар Агыйдел шәһәре мәктәпләренә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында кайтарыла.


Агыйдел мәктәпләрендә санлы белем бирү мохите булдыру дәвам итә. Күптән түгел башкорт гимназиясе һәм 2нче мәктәп заманча җиһазлар алдылар. Болар - күпфункцияле җайланмалар, ноутбуклар, компактлы портатив компьютерлар, интерактив комплекслар, алар уку йортларының мәгариф һәм тәрбия эшчәнлегендә актив кулланыла да инде.


— Санлы белем бирү модельләрен гамәлгә кертү педагогларыбызга һәм укучыларга сыйфатлы яңа укыту программаларына һәм онлайн-курсларга керү мөмкинлеген киңәйтте, дәресләр хәзер кызыграк уза, - дип саный Агыйдел шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлнара Маликова. — Уку процессын индивидуальләштерү өчен киң мөмкинлекләр ачылды, укучыларның белемгә омтылышын үстерүне тәэмин итүче заманча һәм хәвефсез санлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү өчен шартлар тудырылды.

 
Фото: mgazeta.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: