-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Автоспортта иң җитезләр җиңде

Башкортстанда 14-17 сентябрьдә үсмерләр арасында автоспорт буенча Русия беренчелегенә ярышлар узды.

Автоспортта иң җитезләр җиңде
Автоспортта иң җитезләр җиңде
Республика башкаласында дүрт көн дәвамында 14-17 яшьтәге кызлар һәм егетләр арасында автоспорт буенча Русия беренчеленә ярышлар узды. Чара Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, “Сыйфатлы һәм хәефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проектына ярашлы оештырылды.


Быел чарада илнең 29 төбәгеннән 35 команда катнашты. Үсмерләр һәм яшьләр – барлыгы 140 конкурсант юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча, югары тизлектә фигуралы маневрлауда ярышты һәм автомобиль тематикасы буенча команда конкурсларының биремнәрен үтәде. Шунысы сөенечле: илнең төрле төбәкләреннән җыелган кызлар һәм егетләргә аралашу, мәдәни чараларда катнашу, башкаланың истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итү форсаты да тиде.


– Сизелми дә үтеп киткән дүрт көн эчендә сезнең һәркайсыгыз безнең өчен туган, якын кешегә әйләнде. Без бәйгенең һәр этабында һәрберегез өчен ихлас борчылып, уңышларыгыз өчен сөенеп тордык. Иң сөендергәне – бу ярышлар сезгә яңа дуслар, фикердәшләр табарга булышты, сезне бердәм, көчле бер команда итте, – диде, катнашучыларны сәламләп, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты киңәшчесе Татьяна Бердникова.


Ярыш нәтиҗәләре команда һәм шәхси зачетлар буенча ясалды. Команда зачетында беренчелекне – Татарстан Республикасының Балалар-үсмерләр автомәктәбе, икенче урынны – Чиләбе өлкәсенең, өченче урынны Саратов шәһәренең Үсмерләр автомәктәбе командалары яулады.

 
Фото: Юлия Төхбәтуллина.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: