+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл мәктәпләрендә — заманча мәгариф үзәкләре

Федоровка районының янә ике мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.

Авыл мәктәпләрендә — заманча мәгариф үзәкләре
Авыл мәктәпләрендә — заманча мәгариф үзәкләре
“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында агымдагы елның 10 сентябрендә Федоровка 1нче һәм Новоселка урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге мәгариф үзәкләре ачылды.


“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре педагоглары “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәреннән, шулай ук механика, мехатроника һәм робототехника буенча санлы лабораторияләрне куллану буенча осталык дәресләре үткәрде.


"Табигый-фәнни һәм техник юнәлеш буенча укуны күз уңында тотучы яңа белем бирү үзәкләре балаларга, сәләтләрен исәпкә алып, һөнәри юнәлешне сайларга ярдәм итүче уңайлы мохит тудыра. Хезмәт базары тагын да квалификацияле белгечләр таләп итә, шуңа күрә яңа белем бирү технологияләрен кертү илебезнең барлык гомуми белем бирү оешмаларына, шул исәптән безнең оешмаларга да кагылды”, — дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлев.


“Заманча мәктәп” федераль проектында катнашу укучыларга яңа белем бирү технологияләрен куллану мөмкинлеген ача. Укытучылар, яңа белем бирү стандартлары кысаларында, уку процессының мөмкинлекләрен актив үстерә ала”, — дип өстәде проектның муниципаль координаторы Камил Хәмидуллин.


Билгеле булуынча, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты Президент Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланган иде. Ул Русиянең белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы ун ил исемлегенә керүен тәэмин итәргә тиеш.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: