+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фермерларга - миллионнар

“Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектына ярашлы, Башкортстанда фермерларга дәүләт ярдәме арткан.

Фермерларга - миллионнар
Фермерларга - миллионнар

2021 ел ахырына фермерларның тулаем авыл хуҗалыгында өлеше 15 процентка җитәчәк. 2020 ел ахырында күрсәткеч 14 процент иде (акчалата исәпләгәндә - 27,1 миллиард сум), 2030 елга максат - 20 процент. 2012 елда авыл хуҗалыгында фермерларның өлеше 5,8 процент тәшкил иткән.

Быел Башкортстан фермерларына дәүләт ярдәме күләме 620,1 миллион сумга җиткән. Хәзерге вакытта бу сумманың 70 проценты кулланылган.

2022 елда 5 миллион сумлык ярдәм күләме белән яңа "Агротуризм" эшли башлаячак. Аннары аны 2024 елга кадәр 25 миллион сумга җиткерү планлаштырыла. "Агротуризм" кысаларында авыл туризмын үстерү проектларына дәүләт ярдәме көтелә. Грант күләме гариза бирүченең үз акчасына бәйле булачак һәм 3-10 миллион сумга кадәр үзгәрәчәк.

Шулай ук, 2021-26 елларда Башкортстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү буенча кабул ителгән комплекслы программа кысаларында чыгымнарның бер өлешен субсидияләү (субсидия күләменең лимиты белән 40 процентка кадәр) башланачак. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятияләре өчен техника һәм җиһазлар сатып алу, алкогольсез эчемлекләр һәм сутлар җитештерү өчен чимал сатып алу бәясенең бер өлеше өчен дә субсидияләр булачак.

Фото: npk-alfa.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: