-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәламәт буын үсә

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын кысаларында республикада мавыктыргыч спорт чаралары уза.

Сәламәт буын үсә
Сәламәт буын үсә


Бөтенрусия йөгерү көнендә "Милләтләр кроссы-2021" кысаларында Яңавыл районы мәгариф учреждениеләре укучылары һәм районның җитештерү оешмалары командалары арасында җиңел атлетика кроссы үткәрелде.

Катнашучылар 1, 2 һәм 3 километр араны йөгереп үтте. Иң яхшы нәтиҗә өчен шәхси урыннар билгеләнде.

Стартта 200дән артык бала, шулай ук ​ җитештерү коллективларының 30 хезмәткәре катнашты. Иң өлкән катнашучы, Калтасы районыннан килгән кунак Мадиев Аркадийга быел 63 яшь тулган.

Теләгәннәргә Бөтенрусия "Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт комплексы нормативларын үтәү бәйгеләре оештырылды.

Фото: МАУ ФиС "Юность"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: