+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Стәрлетамак районында - өр-яңа автоклуб

Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" гомумдәүләт проектына ярашлы сатып алынды.

Стәрлетамак районында - өр-яңа автоклуб
Стәрлетамак районында - өр-яңа автоклуб

Автоклубның беренче күчмә программасы 15 сентябрьдә Рязановка авылында музей экспозициясе ачылу сәбәпле Урыс мәдәнияте көненә багышланды. Шушы ук көндә коронавируска каршы вакциналану буенча халыкка аңлату чаралары оештырылды.

Икенче көнне Башкорт мәдәнияте көненә Мырдаш авылы халкы концерт карады. Автоклуб шулай ук Айгөл авыл Советында ГТО комплексы эстафетасында катнашты. 17 сентябрьдә Наумовка авылындагы паркта спорт марафоны дәвам итте, биредә автоклуб Бөтенрусия йөгерү көненә багышланган "Милләт кроссы"на җәлеп ителде.

Арытаба район Мәдәният сараеның иҗади коллективы Стәрлетамак районы буйлап гастрольгә юлланды. Күп юнәлешле күчмә мәдәни үзәк нигезендә клублары булмаган авыллар халкы өчен "Көз буяулары" дигән тамаша булды. Артистлар Байрак, Яңа Отрада, Мариинский авылларында булды.

Автоклуб октябрьгә программа төзеп тә куйган. Өлкәннәр көненә багышланган "Алтын көз" автойөреше аның иң чагу вакыйгасы булачак.

Фото: culture.bashkortostan.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: