-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иске Калмашта яңа китапханә

24 сентябрьдә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында яңа буын китапханәсе ачыла.

Иске Калмашта яңа китапханә
Иске Калмашта яңа китапханә
Моннан 100 ел элек төзелгән Иске Калмаш авыл китапханәсе 1921 елда укучыларга хезмәт күрсәтә башлаган иде. Аны җиһазландыру өчен 7,5 миллион сум бүленгән, шул исәптән 5 миллион сум - федераль бюджеттан. Бинаны капиталь ремонтлауга Башкортстан Республикасы һәм урындагы бюджетлардан 5 миллион сумнан артык акча каралган.

«Яңартылган китапханә искекалмашлыларга һәм район кунакларына күңелле ял итәргә, үз идеяләрен һәм ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, халыкның барлык категорияләре өчен дә җәлеп итү урынына әвереләчәк. Гадәти уку залы һәм абонемент урынына китапханәдә яңа функциональ зоналар барлыкка килде", - диде Чакмагыш китапханәләр системасы директоры Рәсимә Бәлягова.

"Хәзер китапханә мөмкинлекләре чикле укучылар өчен дә ачык булачак, чөнки пандус, белгеч чакыртуның тышкы төймәсе, киң ишекләр, култыксалар, махсус җиһазландырылган санузел, баскыч күтәрткечләр бар. «Сөйләүче китаплар» уку, Брайль шрифты язылган китаплар һәм башка махсус җайланмалар безгә дә яңартылган китапханә укучылары булырга ярдәм итәчәк", - диде аз хәрәкәтләнүче укучы Риф Дәүләтов (күрү буенча I төркем инвалид).

Фото: Олеся Мельникова


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: