"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында район паркында беренче фонтан ачылды.
15 сентябрьдә, аны тантаналы ачу көнендә, су тамчылары, благоварлыларны сәламләп, музыка астында "биеде". Төнлә ул тагын да матуррак, төрле төстәге яктылык тантана хисен тудыра.
Подрядчы булган «ИМЭКСА-А» җәмгыяте объектны вакытында тапшырды.
Чарада район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белән бергә табигый янгыннарны сүндерүдә актив катнашкан район волонтерларын бүләкләделәр. Уртак бәлагә битараф калмаганнарның барысы да дәүләт комитетының «Батырлык өчен» медальләре һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән буләкләнде.
Ачылу тантанасын район Мәдәният сарае коллективы да бизәде, ул матур концерт программасы әзерләде.
Фото: Ирина Максимова