+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа стоматологлары Караидел районында

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында табиблар районда 78 баланың тешләрен тикшерде.

Уфа стоматологлары Караидел районында
Уфа стоматологлары Караидел районында
Башкаланың 3нче балалар стоматология дәваханәсе табиблары күчмә стоматология комплексы белән Караидел районының “Тулпар” комплексында булды.


Район үзәгеннән 120 чакрым ераклыкта урнашкан Кирҗә авылында балаларның тешләрен тикшерделәр, аннан соң сәламәтлек дәресләре һәм авыз куышлыгы гигиенасына өйрәтү буенча дәресләр үткәрелде.


— Безнең бригада Әтнәш авылыннан килгән балаларга да санация үткәрергә өлгерде. Ике көн эшләү дәвамында барлыгы 78 баланың тешләре каралды, — ди медицина оешмасының баш табибы Римма Ганиева. — Балаларның ата-аналарыннан уңай фикерләр ишеттек. Аларга балаларны район үзәгенә йөртеп дәвалау кыенлыклар тудыру аркасында, бирегә тагын бер тапкыр килү турында сөйләштек.


Балаларның тешләрен дәвалау Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында һәм санитар-эпидемиологик режимның барлык нормаларын үтәп башкарылды.

 
Фото: “srk.nationalpriority.ru”

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: