+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Югары Тәтешледә “Үсеш ноктасы” уңышлы эшли

Яңа уку елыннан үзәктә 11 өстәмә белем бирү программасы тормышка ашырыла.

Югары Тәтешледә “Үсеш ноктасы” уңышлы эшли
Югары Тәтешледә “Үсеш ноктасы” уңышлы эшли
“Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Заманча мәктәп” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильләрне үстерү үзәге үз эшен дәвам итә. Яңа уку елыннан үзәктә 11 өстәмә белем бирү программасы тормышка ашырыла.


“Үсеш ноктасы"ндагы иң кызыклы һәм мавыктыргыч түгәрәкләрнең берсе – “Лего-конструкцияләү”. Дәресләр, нигездә, конструкторлык, шулай ук рәсем, сөйләм сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Тәкъдим ителгән биремнәрне үтәүдә катнашучы һәр бала башкарылган эшкә үз карашын белдерә, биремне үтәү барышы, башкарылган проектның билгеләнеше турында сөйли. Тематик модель өстендә эшләгәндә укучылар, математика, әйләнә-тирә мохит, сынлы сәнгать дәресләрендә алган белемнәреннән генә файдаланып калмыйча, аларны тирәнәйтә дә.


Өченче сыйныф укучылары түгәрәктә зур кызыксыну белән шөгыльләнә. Укучылар үзләре әйтүенчә, аларга ниндидер яңа, үзенчәлекле әйбер ясау ошый. Уйланылган модельләрне җыю гына түгел, аларны хәрәкәт иттерү балаларны аеруча җәлеп ителә. Җыелган модельнең соңгы нәтиҗәсен күреп, балалар бик сөенә. Аларга лего-конструкцияләү дәресләрендә алган белемнәре һәм осталыклары киләчәктә дә файдалы булачак.


Түгәрәк җитәкчесе Гөлшат Габдуллина сүзләренә караганда, “Лего-конструкцияләү” түгәрәге — робот техникасын өйрәнү өчен менә дигән әзерлек. Лего-конструкторлар ярдәмендә балалар роботларның беренче модельләрен төзи һәм төрле катлаулылыктагы механик модельләрнең эше белән таныша. Мондый алым укучыларга киләчәктә тормышта кирәкле күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: