-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда 224 мең тоннага якын шикәр чөгендере алынган

Шикәр чөгендере казуны республиканың 16 районыннан 15ендә алып баралар

Башкортстанда 224 мең тоннага якын шикәр чөгендере алынган
Башкортстанда 224 мең тоннага якын шикәр чөгендере алынган

24 сентябрьгә татлы тамырның тулай җыемы 223,7 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш - гектарыннан 228 центнер.

Иң күп чөгендерне Благовар районы хуҗалыклары җыйган - 47,6 мең тонна. Бүздәк районында бу күрсәткеч – 41, Чишмә районында - 39,8 мең тонна.

Татлы тамырларны төбәкнең шикәр заводларына ташу башлана. Әлегә басулардан 91 мең тоннадан артык чыгарылган.

Әйтергә кирәк, чөгендер уңышы буенча иң яхшы күрсәткечләргә Уфа районы аграрийлары ирешкән – бер гектардан 380 центнер, шулай ук Кырмыскалы районында бу күрсәткеч бу 350 центнер тәшкил итә. Болар - Президент Владимир Путин имзалаган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуы нәтиҗәсе.

Фото: /agriculture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: