+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Лекторийга рәхим итегез!

М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда бүген якшәмбе лекторие башланачак.

Лекторийга рәхим итегез!
Лекторийга рәхим итегез!

Җиденче сезонда җәмәгать лекцияләре тыңлаучылар игътибарына Уфада бөек якташыбыз С. Т. Аксаковның 230 еллыгына һәм меценат С. И. Мамонтовның 180 еллыгына узучы Аксаков көннәре хөрмәтенә дүрт лекциядән торган цикл тәкъдим ителә.

Бүген "Багровның соңгы көннәре" лекциясе узачак. 3 октябрьдә музей хезмәткәрләре Аксаковлар һәм Мамонтовлар, ә 10 октябрьдә Аксаковлар һәм Тютчевлар турында сөйләячәкләр.

17 октябрьдә "Гашыйк камергер (Федор Тютчев сынлы сәнгатьтә)" лекциясе булачак.

Лекцияләр музейның бишенче катында урнашкан конференц-залында 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр уза. Билетлар бәясе - 50 сум.
Бу чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә куелган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: