+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"

Бөтендөнья туризм көнен Уфада Урыс география җәмгыятенең «Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!" дип аталган төбәкара фестиваль белән билгеләп үтәчәкләр.

«Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"
«Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!"

Ачык фестиваль Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Фестивальнең төп идеясе - Русиянең һәм туган якның матурлыгы, аның табигый һәм мәдәни байлыклары турында сөйләү.

Бүгенге фестиваль программасында - танылган сәяхәтчеләр, язучылар һәм туристлар белән очрашулар, конкурслар, квестлар, фильмнар күрсәтү һәм Урыс география җәмгыяте ярдәмендә оештырылган «Уральский барс», «Аскын боз мәгарәсе» проектларын тәкъдир итү.

Моннан тыш, халык иҗаты товарлары күргәзмәсе, гаилә маршрутларын тәкъдир итү, бард җырлары концерты, Урыс география җәмгыяте проектларында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Программа кысаларында Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты туристлык хәрәкәте активистлары белән төбәктә әлеге өлкәне үстерергә теләүче кешеләр өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары темасына очрашу уздырачак.

Алда торган чаралар программасы Башкортстан халкына да, башка төбәкләрдә яшәүчеләргә дә туган илне яхшырак белергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады оештыручылар. Фестиваль Уфа шәһәрендә 12 сәгатьтә «Арт-Квадрат» мәдәни үзәге мәйданында башлана.

Бу елның декабренә кадәр «Русияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!" Урыс география җәмгыяте фестивале Русиянең биш федераль округында: Төньяк Кавказ, Идел буе, Көньяк, Урал һәм Себер федераль округларында җәелдерелә.

Фестиваль порталында барлык теләүчеләр конкурсларда, мәгълүмати, белем бирү, экспедиция чараларында катнаша ала. Фестиваль 12 сентябрьдә Екатеринбургта старт алган иде, 26 сентябрьдә эстафета Уфага күчә.

9-10 октябрьдә фестиваль Владикавказда узачак. Декабрьдә бәйрәм программасы Томск һәм Краснодар шәһәрләрендә, ә 21 декабрьдә Екатеринбургта узачак, анда әлеге фестивальгә йомгак ясалачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: