+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ишембайда уникаль операцияләр ясала

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай дәваханәсенә яңа эндоскопик җиһазлар кайтарылды.  

Ишембайда уникаль операцияләр ясала
Ишембайда уникаль операцияләр ясала

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай дәваханәсенә яңа эндоскопик җиһазлар кайтарылды.

Хәзер район үзәк дәваханәсендә заманча хирургия операцияләре ясау мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә Ишембай дәваханәсенең хирургия бүлегендә пациентка яңа эндоскопик җиһаз кулланып операция ясадылар.

Дәваханәнең баш табибы Валерий Шапочкин әйтүенчә, операцияне югары категорияле табиб-эндоскопист Нургали Бикбулатов ясаган. Баш табиб ассызыклавынча, хәзер дәваханәдә зур кисүләр ясамыйча операция ясау мөмкинлеге бар. Бу тиз савыгуга китерә, хезмәткә тизрәк кайтуны мөмкин итә, физик активлыкны тергезә.

Шәһәр кешеләре бу яңалыкны шатланып кабул иткән һәм социаль челтәрләрдә дә уңай кичерешләре белән бүлешкән, рәхмәт белдергән.

Фото: ВКонтакте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: