+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Югары Кыйгыда «Яшьләр аллеясе» ачылды

Аллеяне булдыру Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.

Югары Кыйгыда «Яшьләр аллеясе» ачылды
Югары Кыйгыда «Яшьләр аллеясе» ачылды

Аллеяне булдыру Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.

Ел буе Югары Кыйгыда ”Яшьләр аллеясе”н төзекләндерү буенча эшләр барды. Анда керү урынында төнлә яктыртыла торган ике яклы электр сәгате, Кыйгы символикасы сурәтләнгән сувенирлар, бал, канцелярия кирәк-яраклары, камыр ашлары һәм кием сату өчен павильоннар булдырылды.

Аллеянең барлык территориясенә эскәмияләр урнаштырылды, агач фигуралар белән зур шахмат тактасы барлыкка килде.

Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко билгеләвенчә, район халкы мондый яхшы җәмәгать территориясе өчен бик рәхмәтле, чөнки кешеләргә буш вакытны матур һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге туды.

Фото: https://mgazeta.com/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: