-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда алданган өлешчеләрнең хокуклары тергезелә

Башкортстан Республикасының проблемалы объектлары буенча чаралар планы нигезендә Уфаның Глинка урамы, 5 һәм Ферин урамы, 15/1 йортларын төзү тәмамланган, аларның төзүчесе - «Строитель» җәмгыяте.

Башкортстанда алданган өлешчеләрнең хокуклары тергезелә
Башкортстанда алданган өлешчеләрнең хокуклары тергезелә
Бүгенге көндә ике объект буенча да ярашлылык турында бәяләмә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган.

- Башкортстанда алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезү буенча эш дәвам итә. «Строитель» җәмгыяте төзи башлаган йортлар республика көче белән төзеп бетерелде, - дип хәбәр итте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

– Бу максатларга төзүчегә 20 миллион сум күләмендә займ бирелде. Шулай итеп, үз вакытында югарыда күрсәтелгән йортларда торак алган 57 граждан якын арада үз фатирларыннан ачкычлар ала башлаячак, - дип өстәде министр урынбасары.

Шуны да билгеләргә кирәк, бу йортларны файдалануга тапшыру, республикага "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: