+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Экология” проекты ничек гамәлгә ашырыла?

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышы үткәрде. Анда “Экология” гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, республика тугыз федераль проектның дүртесендә катнаша. Алар – “Чиста ил”, “Каты көнкүреш калдыклары әйләнешенең комплекслы системасы”, “Уникаль су объектларын саклау” һәм “Урманнарны саклау” проектлары.

“Экология” проекты ничек гамәлгә ашырыла?
“Экология” проекты ничек гамәлгә ашырыла?

– Әлегә кайбер проектлар буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырылмаган. Әйтик, “Каты көнкүреш калдыклары әйләнешенең комплекслы системасы” төбәк проекты буенча килешү дәрәҗәсе 60 проценттан аз гына артык тәшкил итә. Дуван районында чүп-чарны сортларга аеру цехы булган каты көнкүреш калдыклары полигонын файдалануга тапшыру озакка сузылды. Барлык объектлар буенча да контрольне көчәйтергә кирәк, – диде Премьер-министр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: