+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Унөч тарафка - унөч юл

Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә урнашкан шулкадәр объектка туристларны яхшы юллар илтә.

Унөч тарафка - унөч юл
Унөч тарафка - унөч юл

Ремонт “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарылган. Юл өлешләренең озынлыгы – 13 километр.

Уфадагы Крестовоздвиженский гыйбадәтханәсенә, Ишембайда тәүге башкорт нефтен ачучыларга багышланган монументка, Стәрлетамакта А. Гайдарның йорт-музее һәм Тарих-туган якны өйрәнү музеена илтүче юлларны тәртипкә китергәннәр.

Эшчеләр аларга яңа асфальт-бетон түшәгән, юл читләрен ныгыткан, юл билгеләре төшергән.

“Уңайлы юллар туристларга Башкортстанның төрле почмакларында урнашкан истәлекле урыннарга тиз арада барып җитәргә мөмкинлек бирә”, – ди бу хакта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Фото: autogear.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: