Бу авылда парк барлыкка килү «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Яңа паркта ял итү өчен генә түгел, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү өчен дә зона бар, яктырту системасы һәм автомобильләр өчен тукталыш каралган.
Моннан тыш, паркта балалар өчен уен, тренажерлар, шулай ук баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнау өчен универсаль спорт мәйданчыклары бар.
"Хәзер Өлкендедә дә ял итү һәм күңел ачу өчен уңайлы һәм күркәм урын барлыкка килде", — диде паркны ачу тантанасында Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиев.
Фото: Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы