+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәдәният йорты, парк һәм сквер...

Караидел районы елдан-ел төзекләнә.

Мәдәният йорты, парк һәм сквер...
Мәдәният йорты, парк һәм сквер...
Агымдагы көздә Яугилде авылында мәдәният йорты төзелеше, район үзәгендә «Яр буе» паркын һәм Байкыбаш авылында скверны төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Объектлардагы эшләр «Мәдәният», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проектлары кысаларында финанслана. Яугилде авылында күппрофильле мәдәният йорты төзелешенә барлык дәрәҗә бюджетлардан 65 миллион сум бүленгән. Хәзерге вакытта объектта эчке һәм тышкы коммуналь челтәрләрне монтажлау тәмамланган, казанлыкны һәм мәдәният йорты территориясен төзекләндерү эшләре бара.

28 сентябрьдә Байкыбашта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов катнашлыгында сквер ачылды. Караиделнең «Яр буе» паркында резина өслекле спорт һәм балалар мәйданчыклары, асфальтланган тротуарлар, кече архитектура формалары, эскәмияләр һәм урналар, башка төзекләндерү элементлары, койма барлыкка килгән.

Моннан тыш, агымдагы елның маенда район үзәгендә «Мәдәни мохит» төбәк проекты акчасына модель китапханә ачылды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: