-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эшсезләр саны кими

Уфада бу күрсәткеч соңгы 9 айда 4 тапкыр кимегән.

Эшсезләр саны кими
Эшсезләр саны кими

Башкортстанның башкаласында эшсезлек ел башыннан дүрт тапкырдан күбрәккә кимегән. Шәһәр хакимиятендәге оперативкада Уфаның хезмәт базарындагы хәл турында башкала мәшгульлек хезмәте җитәкчесе Ридан Ахьямов сөйләде.

Үткән атна ахырындагы мәгълүматларга караганда, Уфаның мәшгульлек үзәгендә 8537 эшсез исәптә торган, бу, гыйнвар аендагыга караганда, 4,4 тапкыр кимрәк. Вакансияләр банкында - 28 меңнән артык эш урыны. Ел башында вакансияләр 21 меңнән артык булган, бу ул чордагы эшсезләр саныннан артмаган. Әмма бүген хәл бөтенләй башка: һәр эшсезгә өч вакансия туры килә.

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты халыкны эшкә урнаштырырга ярдәм итә. Ул 50 яшьтән өлкәнрәкләрне, пенсионерларны, яшь балалы аналарны, эшсезләрне яңадан укытуны күздә тота. Яңа һөнәрләргә меңнән артык кеше өйрәтелгән. Бу елга план - 2113 кеше укытылырга тиеш.

Эшсез уфалылар субсидияләнгән наем программасын куллана ала - дәүләт һәр кешене эшкә урнаштырган өчен Уфаның 142 предприятиесенә 3 МРОТ күләмендә түли. Бүген бу оешмалар 3217 эшсезне эшкә алырга әзер.

Фото: govoritufa.ru

 

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: