+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шикәр чөгендере кайсы районда уңган?

Уңышның яртысы диярлек җыелган да инде.

Шикәр чөгендере кайсы районда уңган?
Шикәр чөгендере кайсы районда уңган?

Республикада шикәр чөгендерен җыю 16 район хуҗалыкларында бара. 29 сентябрьгә уңыш 15,6 мең гектардан казып алынган, бу әлеге культура чәчелгән барлык мәйданның 43 процентын диярлек тәшкил итә.

Уңыш, аңлашылуынча, югары түгел - гектардан 237,5 центнер. Бүгенгә шикәр чөгендеренең тулаем җыемы 370 мең тоннадан артык тәшкил итте, шуннан 161 мең тоннасы шикәр заводларына чыгарылды.

Иң яхшы уңышны Кырмыскалы районы хуҗалыклары күрсәтә. Биредә гектарыннан 350 центнер чөгендер алына. Әмма бу муниципалитетта чөгендер мәйданнары зур түгел - 465 гектар, шуларның 90 проценты диярлек казып алынган. Сүз уңаеннан, чөгендернең иң зур плантацияләре Благовар районында (7 мең гектарга якын), шуларның яртысы казылган.

Аграрийлар "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысалырында алынган техниканың уңышны вакытында җыеп алуга булышлык итүен билгели.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: