-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкаланы “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк

Бүген Уфада укучылар һәм укытучылар катнашлыгында экологик акция уза.

Башкаланы “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк
Башкаланы “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк
Агымдагы елның 1 сентябрендә Уфаның Рихард Зорге урамындагы 44нче йорт янында “Беренче укытучыга” скверы ачылды. Бу максатлы эш “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк проекты ярдәмендә башкарылды.


Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина башлангычы белән булдырылган скверда укытучыга багышланган һәйкәл үзәк фигура булачак. Билгеле булуынча, республикада “Беренче укытучыга" багышланган һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс игълан ителде.


Тиздән скверны “Укытучылар даны” аллеясе дә бизәячәк. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


“2 октябрьдә скверда экологик акция узачак. Югары сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән бергәләп “Укытучылар даны” аллеясенә нигез салачаклар. Яңа скверны 70тән артык агач үсентеләре — нарат, каен, юкә һәм миләш бизәячәк”, — дип белдерделәр Уфа шәһәре хакимиятендә.


Бүген төбәкнең мәртәбәле мөгаллимәсе Лиза Әһәдуллина да үзенең исемле агачын утыртачак.
 


Фото:bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: