-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Һөнәрләр шоу”ында талантлар ачыла

Тәтешле мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр уза.

“Һөнәрләр шоу”ында талантлар ачыла
“Һөнәрләр шоу”ында талантлар ачыла
28 сентябрьдә Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге Иске Күрдем урта мәктәбендә “Һөнәрләр шоу”ы дип аталган һөнәри юнәлеш бирүче дәресләрнең дүртенче чыгарылышы булды. Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында оештырылды.


Иң элек видеоматериаллар карау оештырылды. Укучылар ландшафт дизайнеры – бакчаларны, җәмәгать урыннарын, уен мәйданчыкларын, скверларда һәм паркларда ял итү урыннарын проектлау һәм дизайнлау белән шөгыльләнүче белгеч һөнәре белән танышты. Аларга техникадан файдалана белү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук алар белән сакчыл эш итәргә өйрәнде.


“Мондый җиһазлар талантлы балаларны ачыкларга ярдәм итәчәк, аларның һәркайсына кызыклы юнәлеш сайларга һәм үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк", — диде мәктәп педагог-психологы Гөлшат Идрисова.


Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: