-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Учалыда яңа мәктәп булачак!

1225 урынга исәпләнгән белем учагын 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.

Учалыда яңа мәктәп булачак!
Учалыда яңа мәктәп булачак!
Агымдагы елның җәендә Учалы шәһәрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектын һәм Республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында өр-яңа мәктәп төзелә башлады. Моның өчен федераль бюджеттан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.


Бинаның гомум мәйданы - 18 мең квадрат метрдан артык. Проектта заманча белем бирү процессын оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар заллары, азык-төлек блогы булачак. Территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры булдырылачак.


Белем бирү учреждениесе аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә уңайлы булачак, пандуслар һәм лифтлар урнаштырылачак.


Бүген төзүчеләр су үткәрү һәм канализация, җылылык трассасының һәм электр белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен салуны төгәлләп килә. Подрядчы, шулай ук, җылылык, вентиляция һәм җилләтү системалары буенча эшләрнең башлангыч этабын башкара.


Төзелеш-монтаж эшләре графикка ярашлы бара. Объектны 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: