«Бу — «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган модельле китапханәләрнең җиденчесе, ел ахырына кадәр тагын җидене ачарга планлаштырабыз. Яңа буын китапханәләре — шәхси үсеш лабораторияләре ул, анда авыл халкы һәм кунаклар белем ала, үзләренең ялларын оештыра ала», — диде Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев.
Модернизациядән соң бинада заманча функциональ зоналар җиһазландырылган, интерактив 3D һәм 4D панельләр, уен кораллары белән подиум, медиасистемалы конференц-зал, гаилә очрашулары өчен зона, арт-терапия, сенсор бүлмәсе һәм башкалар бар. Шулай ук китапханәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудырылган.
Район хакимиятендә Иске Калмаш халкын яңартылган китапханәгә чакырдылар.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты максатларының берсе — халыкта мәдәни байлыклардан файдалану мөмкинлеген арттыру. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган гомумдәүләт проектлары илдә уңышлы гамәлгә ашырыла.
Фото: rounb.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин