+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта юллар яхшыра

Стәрлетамакның Яр буе бистәсендә юл төзелеше дәвам итә. Быел юл полотносын тулысынча яңарту, ә киләсе елга территорияне яшелләндерү планлаштырыла. Әле подрядчы оешма асфальт салыр өчен юл әзерли: бордюрлар урнаштырып, юлга вак таш җәелгән.

Яр буе бистәсендәге юл «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Ул Ботаник, Кырым урамнарында, Академик Королев проспектында, Гоголь урамында салыначак. Төзелеш периметры буенча велоюл оештырылган.

Кырым урамында җиңел автомобильләрне кыска вакытка урнаштыру өчен ачык автостоянкалар барлыкка киләчәк. Шулай ук тротуарлар, кече архитектура формалары, светофор объектлары һәм юл билгеләре урнаштыру каралган.

- Быел подрядчы юл полотносын салачак, асфальт җәячәк, ә яз көне территорияне яшелләндерүгә керешәчәк. Бу юл бистәдә яшәүчеләргә бик кирәк, биредә зур булмаган бер генә юл бар, ул инде хәрәкәт интенсивлыгын үти алмый, - ди хакимият башлыгының беренче урынбасары Радик Галиев.

Фото: bash.news

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: