Чүп-чарны сортларга аеру комплексының куәте — елына 100 мең тонна калдык. Аның составына «Грохот» һәм «Шредер» системалары, ротор һәм магнит сепараторлары, автоматик канал пресслары, шулай ук тасмалы, реверсив, бирүче һәм сортларга аеру транспортерлары керә.
«Грохот" алга таба файдалану өчен яраклы булган калдыкларның 30 процентын алып, органик фракцияне тикшерергә мөмкинлек бирә. Калган 70 проценты сортларга аеру линиясенә тапшырыла. «Шредер» зур габаритлы калдыкларны күмәр алдыннан аларның күләмен киметү өчен ваклый. Яңа комплекста 50дән артык кеше эшләячәк.
Эш «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Ил Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, экологик иминлек гражданнарның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Быел «Экология» проектын гамәлгә ашыруга бүленгән чыгымнар күләме шактый арттырылган. Тулаем алганда, өч ел эчендә федераль бюджеттан әйләнә-тирә мохитне саклауга 1 триллион сум юнәлтеләчәк.
Фото: resbash.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин