+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илештә урманнар тергезелә

Башкортстанның Илеш районында «Урманны саклыйк» һәм «Яшел Башкортстан» акцияләре узды.

Илештә урманнар тергезелә
Илештә урманнар тергезелә

Башкортстан урманчылары, Илеш районының хезмәт коллективлары экологик акцияләрдә катнашу өчен берләште. Шулай итеп, Илеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, район предприятиеләре хезмәткәрләре 3 гектар урман фондында 12 мең төп Себер чыршысы үсентесен утыртты.

- Район үзәге предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән район территориясендә 3410 төп эре агач һәм төрле куаклар утыртылды, - дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы директоры Фидрат Якупов. - Акциядә барлыгы 630 кеше катнашты.

«Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе 2019 елның сентябрендә старт алды. Кампаниянең бурычы - янгыннардан соң урманнарны тергезү, климат үзгәрешләренең тискәре нәтиҗәләрен киметү.

Фото: Илеш районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: