+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Нур" театры 30 еллыгын каршылый

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында матбугат конференциясе узды.

"Нур" театры 30 еллыгын каршылый
"Нур" театры 30 еллыгын каршылый
Уфа "Нур" татар дәүләт театрында матбугат конференциясе узды.

Ул театрның ХХХ юбилей сезонына багышланды. Юбилей тантаналарын 4 декабрьдә үткәрү планлаштырыла. Әлеге вакытта коллектив "Галиябану" спектакле өстендә эшли. Бу хакта театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин әйтте. Премьера 13-14 декабрьгә билгеләнгән.
- "Галиябану" - ул безнең классика, һәм мин аны классик әсәр итеп сәхнәләштерергә телим. Театр халык өчен хезмәт итәргә тиеш. Мин джинсы чалбар киеп һәм, мәсәлән, джаз музыкасы уйнаган классик әсәрләрне кабул итә алмыйм һәм моның белән һәрвакыт көрәшәчәкмен. Классик әсәр классик әсәр булып калырга тиеш. Мирхәйдәр Фәйзи язган бу әсәр шул кадәр бай, анда бар нәрсә дә бар. Анда фольклор да бик оста кулланылган. Мин дә бу өлешне төшереп калдырмыйча, спектакльгә кертергә телим. Гомумән, "Галиябану" драмасының сюжеты - Ромео белән Джульеттаныкына охшаш.
Безнең татар һәм башкорт халкы җыр-моң ярата. Шуны да исәпкә алып, спектакльдә тере оркестр уйнаячак. Һәр театрның үз оркестры булырга тиеш, дип уйлыйм, - диде Азат Җиһаншин.
15, 16, 23 октябрьдә дә премьера көтелә. "Ирекнең дә чиге бар" спектакле танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай әсәре буенча куела.
- Бу пьеса - психологик драма. Наил Гаетбайның әсәрләрен беренчегә генә куймыйм. Ул язган пьесалар һәрвакыт актуаль. Мин аның иҗатын яратам һәм хөрмәт итәм. Наил Гаетбайны безнең драматургиянең хәзерге заман Островские дип тә йөртәм. Әлеге спектакльдә дә мәңгелек сораулар күтәрелә. Вакыйгалар 1990 еллар ахыры, 2000 еллар башында барса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. Спектакльдә ике состав артистлар катнаша, шулай ук, яшь артистлар да уйнаячак, - диде спектакльнең режиссер-куючысы, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Театрда тагын бер юбилейга әзерлек бара. 2022 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел.
«Сәхибҗамал Гыйззәтуллина - театрда уйный башлаган беренче мөселман хатын-кызы. Ул - бөек кеше, зур шәхес. Булачак әсәр - ул актрисага спектакль-ода булачак», - диде Азат Җиһаншин.
Спектакль Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы буенча язылган пьесасы буенча куелачак. Премьера якынча 2022 елның декабренә билгеләнгән.
Әдәбият бүлеге мөдире Гөлнур Заһидуллина театрның яңа проектлары белән дә таныштырды. Шуларның берсе - «Заманча татар драмасы» дигән ачык пьесалар конкурсы. Әлегә нигезләмә эшләнә, әмма алдан билгеле булганча, эшләрне кабул итү 2022 елның 1 февралендә башланачак.
Шулай ук, балалар рәсеме конкурсы да узачак. Бу рәсемнәрдә балалар театрда караган спектакльләрне, актерларның портретларын сурәтли ала. Театр хакындагы шигырьләр уку конкурсы да узачак.
"Нур" театры да Пушкин картасы проектында катнаша. Бу картага ия һәркем өчен күп этаплы бонус программасы тәкъдим ителә. Театрның реклама бүлеге начальнигы Ләйсән Сираева сөйләвенчә, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен театрга экскурсияләр, спектакльләр буенча фикер алышулар, актерлар белән очрашулар оештырылачак. Ә 31 декабрьгә кадәр театрга җиде тапкыр килүчеләрне үзенчәлекле бүләк көтә. Бу - Уфа "Нур" татар дәүләт театры директоры белән бизнес-ланч.
Матбугат конференциясендә Уфа «Нур» татар дәүләт театры үзенең логотибын рәсми рәвештә алмаштыруы хакында да хәбәр ителде. Логотип нигезе булып «Нур» сүзен тасвирлаучы стильләштерелгән хәрефләр тора. «У» хәрефенең элементы театр битлеген тулыландыра. Логотипны күпьеллык тәҗрибәсе булган дизайнер Эдуард Зарипов эшләгән.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: