+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Зилаер районында яңа ФАП төзелә

Объект «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

Зилаер районында яңа ФАП төзелә
Зилаер районында яңа ФАП төзелә

Зилаер районының Югары Сәлим авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаган. Зилаер үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Хәмитов ФАП өч торак пунктны – Югары Сәлим, Балапан һәм Чуртан-Үзәк авылларын хезмәтләндерәчәк, аларда 300гә якын кеше, шул исәптән 55 бала яши, дип билгеләп үтте.

- Биредә яңа ФАП төзү кирәк иде, - диде Илдар Хәмитов. - Табиб үз пациентларына шәһәрдә генә түгел, авылда да якын булырга тиеш. Бу авыллардан район дәваханәсенә кадәр 60 чакрым, Матрай авылының табиб амбулаториясенә кадәр 6 километрдан артык. Шуңа күрә дә монда бу объект бик кирәк.

Медицина пунктын ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазларның һәм медикаментларның тулы комплекты белән ачу планлаштырыла.

Фото: Зилаер районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: