+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Күмертау көннән-көн күркәмләнә

Республикада "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Күмертау көннән-көн күркәмләнә
Күмертау көннән-көн күркәмләнә

Башкортстанда 140 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә «Башкортстан ихаталары» программасы 99 процентка тормышка ашырылган.

Иң масштаблы проект Күмертау шәһәрендә гамәлгә ашырылды. Ихата территориясе тугыз күпфатирлы йортны берләштерә, гомум мәйданы 4 гектар тәшкил итә. Барлык эшләр дә башкарылган, проект турында фикер алышканда халыкның теләкләре исәпкә алынган. Подрядчы билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыруда кыенлыклар булган, әмма аларны җиңеп чыкканнар.
Ишегалдында яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, комлыклар барлыкка килгән, хәвефсез өслек җәелгән, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Ишегалдын "Пушкинский" идарәче компаниясе хезмәтләндерәчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: