+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Караидел районында гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

Күптән түгел моның турында сөйләшү булды.

Караидел районында гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?
Караидел районында гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

28 сентябрьдә Караидел районында гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышы һәм 2021 ел ахырына кадәр бурычлар турында ачыклау өчен районга Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов һәм министрлыклар вәкилләре килде. Эш сәфәре кысаларында төзелә торган объектларда да булдылар.

Хәзерге вакытта Караидел районы территориясендә 23 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Сыйфатлы әзерлек максатларында Проект комитеты һәм Проект офисы расланды, шулай ук күрсәткечләргә ирешкән өчен җаваплы затлар беркетелде.

Маршрут исемлегендә беренче - Яугилде авылындагы 150 урынга исәпләнгән күпфункцияле Мәдәният йорты булды. "РемГорСтрой" җәмгыяте подрядчысы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә эчке бизәкләү эшләре алып барыла.

Очрашу кысаларында кунаклар Байкыбаш авылындагы скверны ачуда катнашты. Заманча балалар мәйданчыгы авылның бизәге генә түгел, балаларның яраткан урыны да булды.

Шунда ук "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында һәлак булган сугышлар стеласына чәчәкләр салынды, агачлар утыртылды.

Караидел авылындагы "Прибрежный" паркында да булды кунаклар. Объектны караганнан соң, алар якын арада эшләр тәмамланачагына инанды. Биредә спорт мәйданчыклары, тренажерлар һәм җиһазландырылган пляж зонасы булу район халкына һәм кунакларына рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.

#национальныепроекты

Фото: gtrk.tv

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: