+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Социаль учреждениеләргә игътибар артачак

Моның өчен федераль бюджеттан акча бүленәчәк.

Социаль учреждениеләргә игътибар артачак
Социаль учреждениеләргә игътибар артачак

Соңгы 15 елда беренче тапкыр Башкортстан федераль бюджеттан "Демография" гомумдәүләт проекты һәм "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында 620,5 миллион сум алачак, алар социаль учреждениеләр төзелешенә юнәлтеләчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Радий Хәбиров сөйләвенчә, Башкортстанда өлкән яшьтәге һәм даими тәрбиягә һәм күзәтүгә мохтаҗлар өчен дәүләт учреждениеләре күп очракта бик күптәннән төзелгән һәм биналар тузган.

Мисал итеп Радий Фәрит улы Благовещен интернатын китерде. Аның сүзләренә караганда, интернат Гражданнар сугышы чорындагы зур булмаган йортка кайтып кала. Социаль учреждениеләр биналарының торышын яхшырту өчен республикада социаль тәгаенләнештәге объектларны модернизацияләү программасы булдырылды. Республика шулай ук федераль проектларда да катнаша, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: ufimnivy.ru

 

#нациаональныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: