+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Учалыда мәктәп киләсе елга укучыларны кабул итәчәк

Учалыда яңа мәктәп төзелә.

Учалыда мәктәп киләсе елга укучыларны кабул итәчәк
Учалыда мәктәп киләсе елга укучыларны кабул итәчәк

Учалыда 1225 урынлык яңа мәктәп төзелеше бара, дип хәбәр иттеләр республика Мәгариф һәм фән министрлыгында. 9нчы микрорайонда полилингваль мәктәп төзелеше быел башланган. Яңа мәктәп «Мәгариф» гомумдәүләт проектын һәм Республика максатлы инвестицион программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә. Федераль бюджеттан бу максатларга 300 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бинаның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык. Проектта уку процессы һәм укучыларның ялы өчен кирәкле бөтен нәрсәне күздә тотыла. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар залы, ашханә булачак. Якын-тирәдә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры җиһазландырыла. Яңа мәктәптә инвалид балалар да укый алачак. Анда гомум кулланыштагы урыннар һәм сыйныф бүлмәләре җиһазландырылачак, пандуслар һәм лифтлар урнаштырылачак.

«Бүгенге көндә төзүчеләр суүткәргечнең һәм канализациянең тышкы челтәрен салды. Җылылык трассасының һәм электр тәэминатының тышкы челтәрләрен салу эше ахырына якынлаша. Бинаны төзү тулы көченә бара. Бер үк вакытта подрядчы эчке җылылык системалары, вентиляция һәм кондиционерлау эшләренең башлангыч этабын башкара», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Мәктәп төзелешен киләсе елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла. Әлеге башлангыч "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсенә ярашлы башкарыла.

#национальныепроекты
Фото: gtrk.tv

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: