-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Спорт — чыдамлылык тәрбияли

“Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылучы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Октябрьский шәһәрендә төрле чаралар үтә.

Спорт — чыдамлылык тәрбияли
Спорт — чыдамлылык тәрбияли
Әлеге проектның төп максаты – даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру.

Спорт чараларын популярлаштыру нәтиҗәсендә шәһәрдә халыкны спортка җәлеп итү актив дәвам итә. Октябрьский шәһәре спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы катнаша. Күптән түгел яшьләр билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге призерлары булды.

Ярышлар 2021 елның 5-7 сентябрь көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә узды. Анда төрле төбәкләрдән 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар килгән иде. Ярышларда 17 авырлык категориясендә 150 спортчы катнашты. Октябрьский шәһәреннән Даниэл Шәңгәрәев һәм Карина Насыйрова республика данын яклап чыгыш ясады һәм призлы урыннар яулады.

— Шаран авылында туып үстем. Ике ел элек Октябрьский нефть колледжына укырга кердем, спорт белән шөгыльләнүне монда да дәвам итәм, — дип сөйли билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры Даниэл Шәңгәрәев.

Даниэл 2021 елда үсмерләр арасында республика беренчелегенә ярышларда җиңүче булган, шулай ук, өлкән төркемдә республика беренчелегендә 2нче урын алган. Октябрьский шәһәрендә узган егетләр арасында билбау көрәше буенча Русия беренчелегендә дә 2нче урын яулаган.
"Октябрьский шәһәре 12нче мәктәбенең 10нчы сыйныфында укыйм. Спорт белән 8 яшьтән шөгыльләнәм, шуңа да үземдә чыдамлылык, үз-үзеңә ышаныч кебек сыйфатлар тәрбияли алдым. Киләчәкне спорт белән бәйләргә уйламаган идем дә”, — дип елмая яшьләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенең бронза призеры Карина Насыйрова.

Спортчыларның тренеры Хәлил Гарифуллин - Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре, республиканың иң яхшы тренеры. Ике спортчы да - күп тапкырлар республика беренчелекләрендә, төбәкара һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: