-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Студентларны үзмәшгульлек нигезләренә өйрәтәчәкләр

Укыту “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Һөнәри осталык үсеше агентлыгы башлангычы буенча үткәрелә.

Студентларны үзмәшгульлек нигезләренә өйрәтәчәк
Студентларны үзмәшгульлек нигезләренә өйрәтәчәк

Уфа ягулык-энергетика колледжы һәм Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледж студентлары “Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге” тарафыннан төбәктә тормышка ашырыла торган үзмәшгульлек нигезлерен әзерләү программасында катнашачак.


Тәҗрибәле остазлар өлкән курс студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән “Интернет-маркетинг”, “Реклама” һәм “Фотограф” юнәлешләре буенча эшләячәк. Проект тьюторы Рафаэль Хәертдинов сүзләренә караганда, 3-4 курс студентларының күбесе мөстәкыйль рәвештә акча эшли башлый, әмма, кызганычка каршы, күпчелек очракта укый торган һөнәр буенча эшләми.


— Проект моны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә, студентлар проект кысаларында реклама курслары турында белгәч, бер көн эчендә тулы төркем җыелды, — дип билгеләп үтте остаз.


Сынау проекты нәтиҗәләре буенча яшьләр үз белгечлекләре буенча күнекмәләрен үстереп, хезмәт базарында реаль керем ала алачаклар.



Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: