+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халыкка уңайлы булсын өчен!

Югары Тәтешле авылында Барыш елгасындагы буа территориясе үзгәрүен дәвам итә.

Халыкка уңайлы булсын өчен!
Халыкка уңайлы булсын өчен!
Биредә интерактив зоналар һәм күңел ачу мәйданчыклары барлыкка килгән. Урындагы халыкның барлык эшләрнең төгәлләнүен түземсезлек белән көтүе гаҗәп тә түгел.

Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, Югары Тәтешледәге Бармыш елгасы яны территориясен төзекләндерү 9 миллион сумнан артык суммага «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Район хакимиятендә Барыш елгасы территориясен төзекләндерү эшләре агымдагы елның февраль аенда ук башланган һәм бүгенге көндә объектның әзерлеге 99 процент тәшкил итә, дип сөйләделәр.

Авыл халкы машина кую өчен урынны гравий, вакташ һәм асфальт җәю эшләрен ничек төгәлләвен шатланып күзәтә. Аларга бөтен периметр буенча тротуар плитәләре, юл һәм тротуар бордюраларының тулы күләмдә салынуы ошый. Шулай ук биредә 63 данә яктырткыч куелган.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: