+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа 450 еллыгын каршыларга әзерләнә

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Уфа 450 еллыгын каршыларга әзерләнә
Уфа 450 еллыгын каршыларга әзерләнә
Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

– Республика башкаласының юбилее - бөтен Башкортстан өчен зур вакыйга, - диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә бу датаның бөтен төбәк халкы өчен чын-чынлап бәйрәмгә әйләнүе бик мөһим. Без уфалыларга бәйрәм бүләк итәргә һәм шәһәрне җитди үзгәртергә тиешбез. Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин бер ел элек 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды, шуңа күрә без федераль үзәк ярдәменә өметләнәбез.
Киңәшмәдә яңа социаль, мәдәни, спорт, инфраструктура объектларын, алар арасында көрәш, фехтование һәм слалом үзәкләре, Евразия китапханәсен капиталь ремонтлау планы, әзерлеге һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, планнарда - Октябрь революциясе урамын һәм Коммунистик урамында юлүткәргечне, Курчак театры һәм Урыс дәүләт академия драма театры биналарын реконструкцияләү, транспорт корылмаларын ремонтлау.
- 2024 елга Уфаның ничек үзгәрүен, объектларны төзү һәм яңарту буенча зур планнарыбызны алдан аңладык. Шуңа күрә барысын да күз уңында тотарга кирәк, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Катнашучылар шулай ук Уфа паркларын һәм скверларын төзекләндерү, биналарның фасадларын ремонтлау, киләчәктә 2024 елга кадәр шәһәр автоюлларын яңарту мәсьәләләрен карадылар.
Республика Башлыгы җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга график нигезендә барлык эшләрнең үтәлешен төгәл контрольдә тотарга, федераль бюджеттан финанслау мәсьәләләрен оператив рәвештә килештерергә кушты.

Башкалабызның төзекләндерелүе күп "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында да эшләнә.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: