-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иглин суганы һәм юкә балы...

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Иглин районы Иглин авылының үзәк мәйданында Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды.

Иглин суганы һәм юкә балы...
Иглин суганы һәм юкә балы...

Тантаналы чаралар башланыр алдыннан халык өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Сыер, ат, дуңгыз, кош итләре, казылык әйберләре, балык һәм, әлбәттә инде, танылган Иглин суган һәм юкә балы – болар барысы да крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан тәкъдим ителде.

Мәйданда кунакларны волонтерлар каршы алды, алар саклагыч битлекләр өләште. Шунда ук район үзәгендә яшәүчеләрне вакциналау өчен мобиль ФАП торды.

Тантаналы чараны район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова ачты. Халыкны якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, дипломнар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Иглин авылында яшәүче дүрт бала атасы Алик Зөлкәрнаев әти кеше буларак лаеклы үрнәк өчен, беренчеләрдән булып “Ата батырлыгы” дипломы белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында мәгариф бүлеге хезмәткәрләре күп иде. "Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре" исемен Наталья Артемьева алды, ул тармакта 47 елдан артык эшләгән.

Бүләкләүләрдән соң урам сәхнәсендә район Мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: