-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Красноусолда - яңа аллея!

Бәйрәм алдыннан Гафури районының Красноусол авылында төзекләндерелгән аллея ачылды.

Красноусолда - яңа аллея!
Красноусолда - яңа аллея!
Иҗтимагый территория төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

"Районда тагын бер төзекләндерелгән иҗтимагый территория барлыкка килде. Төзекләндерелә башлаганчы бу җир участогының нинди хәлдә булганлыгын яхшы хәтерлим. Һәм чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә авыл үзәгендә балалар һәм спорт мәйданчыклары парк зонасы булган заманча, уңайлы киңлеккә әверелде.

Территориянең матур һәм уңайлы булуы - зур хезмәт нәтиҗәсе. Боларга светодинамик фонтан, тротуар салу, яктырту һәм видеокүзәтү, кече архитектура формаларын һәм "Мин Красноусолны яратам" арт-объектын урнаштыру, парковканы яшелләндерү дә керә.

Республика җитәкчелегенә, подрядчы оешмаларга һәм уйланылганны тормышка ашыруда ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Уртак тырышлыксыз идеяне тормышка ашыру кыен булыр иде.

Авылдашларыбыз өчен шатмын! Бу урын яңа ял итү үзәге булсын!", - дип язган район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов социаль челтәрләрдәге битендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: