-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Соклангыч яңа мәктәп ачылды

Башкортстанда тагын бер яңа мәктәп ачылды һәм эшли башлады. Мәгариф учреждениесендә балалар бакчасы да бар.  

Соклангыч яңа мәктәп ачылды
Соклангыч яңа мәктәп ачылды

Салават районының Лаклы авылында мөһим һәм озак көтелгән социаль объект төзү «Демография» гомумдәүләт проектын һәм республика максатлы инвестицион программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мәктәп - 80 укучыга, ә балалар бакчасы 40 балага исәпләнгән.
Социаль объектны ачу тантанасы Республика көне алдыннан узды. Укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны мөһим вакыйга белән котларга Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, республика төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Новиков, Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов, Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Инна Иксанова, «Геострой» җәмгыяте директоры Рөстәм Хаҗиев һмм башка кунаклар килде.
Барысын да бинаның зурлыгы шаккатырды - ул өч блоктан тора, гомум мәйданы якынча 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Ике катлы үзәк блокта мәктәп һәм балалар бакчасының төп уку биналары урнашкан. Көнбатыш яктан төп корпуска ике катлы ашханә һәм административ бүлмәләр блогы, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре булган спорт залы блогы кушылган.
Территорияне төзекләндерү кысаларында төзүчеләр асфальт җәю, яшелләндерү эшләрен башкарган, спорт һәм уен җиһазлары, кече архитектура формалары урнаштырган. Төркем мәйданчыкларында, шулай ук уен һәм спорт зоналарында хәвефсез резин өслекләр каралган. Мәктәп һәм балалар бакчасы заманча җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган, ихтыяҗлары югары булган балалар өчен дә уңайлы итеп эшләнгән.
Салават районы хакимияте белгечләре объектны төзү 2019 елның җәендә үк башланганын аңлатты. Проектны тормышка ашыру ике этапка бүленгән иде. Беренче этапта 2020 елның декабренә кадәр бинаның төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнган. Ә икенче этапта төзекләндерү буенча барлык эшләр башкарылган.

Төзелешнең дәүләт заказчысы — Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе. Генераль подрядчы - «Геострой" җәмгыяте.

Фото: Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: