Салават районында балалар бакчасы белән берләштерелгән яңа мәктәп ачылды. Лаклы авылында мәгариф учреждениесе «Демография» гомумдәүләт проектын һәм Республика максатлы инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Мәктәп - 80, балалар бакчасы 40 бала кабул итә ала. Бина өч блоктан тора. Аларның гомум мәйданы 4 мең квадрат метрга якын. Төп укыту бүлмәләре үзәк блокта ике катта урнашкан. Аңа ашханә һәм административ биналар белән ике катлы блок беркетелгән. Тагын бер блок спорт залына һәм чишенү бүлмәләренә бирелгән.
Мәктәп ихатасына асфальт түшәлгән, спорт җиһазлары, уен кораллары урнаштырылган, кече архитектура формалары куелган. Биналарда - заманча җиһазлар, ул да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган.
Фото: bash.news